ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
2013 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче тапкыр математика укытучыларының республикакүләм “Россиядә математикадан белем бирү концепциясе: аның үсеш мәсьәләләре һәм киләчәге” форумын үткәрә. Премьер-министр урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Республикасында математикадан белем бирү торышы һәм үсеше турында доклад ясый.
23 ноябрь көнне Пенза шәһәрендә балалар йортында тәрбияләнүчеләр катнашында “Балачакка кайту” дигән психология уен –марафон “Лидер 2013” булып узды.
Уен Пенза шәһәренең В.Белинского исемендәге укытучылар хәзерли торган югары уку йортында үтте.
Бүген мәктәпне тәмамлап, шәһәргә белем алырга киткән яшьләр авылда төпләнеп калырга ашыкмый. Укучыларда туган җирләренә карата ничек итеп мәхәббәт уятырга? Биектау районының Мәмдәл мәктәбе укытучылары әнә шул сорауга җавап эзли.

Узган атнаның җомгасында Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда туган тел укытучыларын хөрмәтләү тантанасы булды.

25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
«IT-чемпион» республика күләм бәйгесенең катнашучылары җыйган балларын ике кешелек «Казанның кунак картасы»на алыштыра ала. Карталары бәйгенең партнеры – «АК БАРС» Банк тәкъдим итә.
2013 нче елның 11 нче ноябреннән 14 нче ноябренә кадәр Пермь өлкәсенең “Оникс” көллиятендә һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында “Көтеп алынган укытучы” регионара конкурсы үткәрелде. Әлеге чара Пермь өлкәсенең фән һәм мәгариф министрлыгы , һөнәри белем бирүче уку йортлары директорлары киңәшмәсе һәм Пермь төбәгенең “Оникс” көллияте тарафыннан оештырылды.
Форумның беренче көнендә Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының конституционному законодательству и государственному строительству комитеты рәисе Владимир Плигин, Мәскәү шәһәренең мәгариф Департаменты җитәкчесе Исаак Калина, Мәгарифне үстерүнең Федераль институты директоры Александр Асмолов чыгыш ясадылар.

22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик һәм фәнни берләшмәләргә “Белем бирү өлкәсендәге инновацияләр” номинациясендә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 идея” IX Республика конкурсының сайлап алу этабы төгәлләнү хакындагы мәгълүматны җиткерә һәм үзләренең проектларын халык алдында якларга тиеш булган катнашучыларның исемнәрен игълан итә.
2013 нче елның 20-21 нче октябрендә Казан шәһәре Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 155 нче номерлы гимназиясе базасында “Белем сыйфатын бәяләү системасын формалаштыруда экспертларның әһәмиятен арттыру“ темасына икенче регионара фәнни-гамәли конференция узды.
Татарстан Республикасы Хакимиятенең “Алгарыш” Грантлар Программасы ярдәмендә Иннополис Университеты бакалавр, магистр һәм яшь IT-белгечләр өчен Computer Science өлкәсендә 2014/15 нче уку елында Карнеги Меллон Университетында (Питтсбург, АКШ) MSIT-SE программасы буенча белем алу өчен стипендия программасын оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International