ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Кукмара муниципаль районындагы Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге күппрофильле лицейда 9-11 сыйныф укучылары өчен интеллектуаль чемпионат үткәрде.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы педагогик һәм фәнни берләшмәләргә “Перспектива” дип исемләнгән IV регионара конкурсның сайлап алу этабы төгәлләнү хакындагы мәгълүматны җиткерә һәм үзләренең проектларын халык алдында якларга тиеш булган катнашучыларның исемнәрен игълан итә.
Азнакай шәһәренең 13 нче “Миләшкәй” балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.
ОАО «РИТЭК» уздырган IV социаль һәм мәдәният проектлар конкурсының җиңүчеләрне тәбрикләү һәм йомгаклар ясау мэҗлесендә Татарстан Республикасыннан Минзәлә районы “Балалар иҗаты йорты” техника иҗаты буенча «Электрон кул эшләре» проекты белән “Мәдәният һәм спорт” номинациясендә җиңүче итеп билгеләнде.
Лениногорскиның үзәк китапханәсендә гадәти булмаган хезмәткәр – робот пәйда булган. Ул китапханәгә килүчеләр өчен кызыклы экскурсия уздырырга яки бик теләп китаплар турында сөйләргә, хәтта әдәби чаралар уздырырга да әзер.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
«Росток» үзәгендә ТР гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары белән мультикомпонентлы «Кораб» программасы буенча тренинглар һәм «Ата-аналар клубы” кысаларында «Балаларның психологик һәм тән сәламәтлеген саклау» темасына ата-аналар җыелышлары үткәрелде.
2013 нче елның 16 нчы ноябрендә Н.Ә.Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары Свияжск утрау-шәһәрендә булдылар. Алар XVI-XX гасыр архитектура һәйкәлләре һәм Свияжск монастыренең храмнары белән таныштылар.
Бүген Бөтенрәсәй кысаларында үткәрелә торган балаларның хокукларын саклау көне уңаеннан Алабуга укучылары үзләрен борчыган сорауларны хокук саклау органнары, прокуратура, опека бүлеге, Мәгариф идарәсе, балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче комиссия вәкилләренә бирә алдылар.

18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Үткән атнада Әгерҗенең 2нче шәһәр мәктәбенә килгән “Educare“ Сингапур компаниясе генераль директоры Майк Тируман: “Безнең максат – белем бирүнең дөньядагы иң алдынгы методикасын сезнең дәресләргә кертүдә практик ярдәм күрсәтү, өйрәтү“, – диде.
Анда Идел буе федераль округыннан 13 янгын сүндерү командасы катнашты. Татарстан Республикасы данын Н. Ә. Гәлләмов исемендәге девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен ябык типтагы “Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе” яклады. Мәктәпнең “Смена” янгын сүндерүчеләр командасы күп тапкырлар янгын сүндерү буенча оештырылган чараларда һәм башка иҗади конкурсларда алдынгы урыннарны алып киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International