ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
19-21 нче ноябрь көннәрендә А.Н.Туполев исемендәге Казан фәнни тикшеренү техник университетында “Машина төзелеше фәне өлкәсендәге мәсьәләләр һәм аның киләчәк үсеше”нә - аэрокосмик технологияләр, автомобиль төзелеше, энергомашина төзелеше, прибор төзелеше, мәгълүмати, инфокоммуникатив, радиоэлектрон технологияләргә багышланган Халыкара Конгресс узачак.

15
ноябрь, 2013 ел
җомга
16 ноябрьдә Зәйдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә коллегиянең пленар утырышы уза.
2013нче елның 13нче ноябрендә “Костер” исемле балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре “Сәләтле балаларны иҗади үстерү һәм гуманитар белем бирү үзәге” балаларга өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тарафыннан ел саен үткәрелә торган тарихи-хокук турниры тәмамланды.
Турнирда Казан, Нурлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Баулы шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районнарыннан 45 укучы һәм 15 команда җитәкчесе катнашты.
Быел һәр бишенче вузның эшчәнлеге сыйфатсыз дип табылган. “Кара исемлек”тә Татарстан вузлары да бар.
Тикшерү күрсәткәнчә, Россия вузларының – 18,4, филиалларның 20,4 процентының күрсәткечләре куандырмый. Узган ел илдә 30 университет һәм 260 филиал “фаш ителгән” иде.
Быелгы гаугалы бердәм дәүләт имтиханы мәгариф өлкәсе җитәкчелегенең теленнән төшми. Алар сынау барышында булган хокук бозуларны анализлау һәм җибәрелгән хаталарны төзәтү белән мәшгуль. Шушы көннәрдә БДИны камилләштерү мәсьәләләре Федерация Советының парламент тыңлауларында да каралды.
Агымдагы елның 23-29 ноябрендә «Байтик» компьютер лагере базасында укучылар өчен ( Крутушка поселыгы) IT-JUMP республика проекты кысаларында “Windows 8 гә өстәмә эшкәртмә һәм челтәрле телефоннар өчен Windows Phone 8 өстәмәсе” буенча профиль сменасы уза. Сменаны РТ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы IT-парк үзәге белән берлектә оештыра.
Бүген Казан дәүләт медицина университетында медицина уку йортлары студентлары һәм укучылары арасында татар теле һәм медицина терминологиясе буенча “Ак халатлы фәрештәләр – 2013” III республика олимпиадасы уза. Әлеге чара кысаларында “Икетеллелек шартларында татар теленә һәм сөйләм культурасына өйрәтү” дигән II республикакүләм методик семинары үтә.

14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Фәнгә тирән һәм катлаулы нигезләнүне таләп иткән машина төзелеше үсеше проблемалары һәм перспективалары.
19-21 ноябрьдә Казанда шундый темага халыкара конгресс уздырылачак. Анда кораб, автомобиль, энергомашина, приборлар төзелешләре, шулай ук аэрокосмик, мәгълүмати, мәгълүмати-коммуникацион, радиоэлектрон, инженерлык белеме технологияләре турында сүз барачак.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 13 ноябрендә “WorldSkills Russia Мәскәү – 2013” икенче ачык чемпионатында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бу чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов та катнашты.
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты Россия мәгариф академиясенең Мәгариф идарәсе институты белән берлектә 2013 нчы елның 15 нче ноябрендә Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы “Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүгә нигезләнгән 177 нче мәктәп” базасында мәктәп директорлары, директор урынбасарлары һәм балалар бакчалары мөдире өчен республика күләм семинар үздыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International