Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында татар халкының яраткан композиторы Сара Садыйкованың тууына 107 ел уңаеннан “Калфаклы сандугач – 2013” исемендәге татар җыры һәм музыка уен-коралларының VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы узды. Җиде ел дәвамында Казан шәһәренең 4 нче татар гимназиясе һәм 24 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә оештырылган әлеге фестиваль-конкурсның географиясе 2013 елда тагын да киңәйде.
Күптән түгел физкультура белән даими шөгыльләнүче балаларның яңа белемнәрне яхшырак үзләштерүе тагын бер кат исбатланды. АКШ галимнәренең тикшерү нәтиҗәләре PLOS ONE журналында дөнья күргән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.