ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
Билгеле булганча, быел республикада иң яхшы капиталь ремонтны Актаныш районының Мари Суксуы мәктәбе уздырган иде. Татар да, рус та түгел, ә мари укучылары белем алган мәктәп бу. Әлеге милләт балалары өчен нинди шартлар тудырылуы белән без дә кызыксынырга булдык.
Декабрьдә Азнакай шәһәренең 8 нче мәктәбе базасында 3 нче "Айсылу" балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылачак. Әлеге объектта ремонт эшләренең барышы мәсьәләсе буенча уздырылган киңәшмәдә муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җаваплы затлар алдына шундый бурыч куйды.
Ничә еллар буш яткан элекке интернат-мәктәп бүлмәләрен үзгәртеп корып, район җитәкчелеге балалар бакчаларына чират мәсьәләсен күпмедер дәрәҗәдә уңай хәл итү юлын тапкан.

11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 7-8 ноябрендә ТР Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы ярдәме белән оештырылган «Мәктәптә дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләрен өйрәнү: проблемалар һәм перспективалар» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне ТР Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, ТР Тарих укытучылары ассоциациясе оештырды.
Нурлат китапханәсенең уку залында яшьләр өчен кечкенә генә почмак булдырылган. Әлегә яшь китап укучыларга кызыклы һәм заманча әдәбият тәкъдим ителә, алга таба Wi Fi системасы урнаштыру да күздә тотыла.
Татарстан вузлары тулай тораклар өчен түләүләрне шактый арттырды. Моңа бакча яшендәге балаларның ата-аналары кесәсенә суккан “Мәгариф турында”гы яңа федераль закон сәбәпче. Студентларны яңа бәяләр, әлбәттә, куандырмый, әмма кая барасың: фатир алып тору тагын да кыйммәткәрәк төшәчәк.
Бу көннәрдә Украина Милли фәннәр академиясенең Археология институты базасында (Ялтаның Гаспра шәһәр тибындагы бистәдәге “Жемчужина” кунакханә комплексында) V Халыкара Болгар форумы уздырыла.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә
2013 нче елның 29 нчы октябрендә педагог-психологлар өчен “Татарстан Республикасы белем бирүне үстерү институты”нда “Наркотикларга каршы профилактика мәсьәләләре буенча педагог-психологларның психологик тестлар һәм коррекцион эшләр алып бару нәтиҗәләрен анализлау”дип аталган республикакүләм семинар-практикум үткәрелде.
Татарстан Республикасының Милли китапханасендә 2013 елның 1 нче ноябрендә «Поликультурное образовательное пространство Поволжья: пути и формы интеграции» дип аталган Халыкарагомуми-практик конференция уздырылды.

8
ноябрь, 2013 ел
җомга
30 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр 11 яшьтән 14 яшькә кадәр булган фәнни-техник иҗат белән кызыксынучы Татарстанның 10 яшь уйлап табучысы (Казан шәһәре Идел буе районының 19нчы гимназиясе һәм КФУның IT-лицее) Мәскәүдә яшьләр программасы кысаларында узган “Ачык инновацияләр” халыкара инноваөион үсеш форумының “InnoKids-2013” мәктәп блогында катнаштылар.
2013 елның 5 ноябрендә Ульяновск өлкәсендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының II съезды узды. Әлеге чараны оештыручылар - Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгы, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International