ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
19 декабрьдә “Росток” үзәгендә “Ата-аналарга – тәрбия ысуллары турында” дип исемләнгән Ата-аналар клубы утырышы үтте. Ул тәрбия ысуллары һәм балалар белән ата-аналар мөнәсәбәтләренә багышланган иде. 28 әти-әни катнашкан әлеге утыршыта кинотерапия уңышлы файдаланылды.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Сезне республика өчен мөһим булган ике бәйге нәтиҗәләрен яктыртырга чакырабыз: “Соло” һәм и «IT-чемпион».
18 нче ноябрьдән 24 нче декабрьгә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ата-аналар өчен “Балаңның күзенә кара” дип исемләнгән республикакүләм акция оештырды. Әлеге акциянең максаты – ата-аналарның балаларда наркотикларга каршы тору юнәлешләрен оештыру, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәте мәсьәләләре буенча белемнәрен арттыру иде.

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Әниләр көнен һәр белем бирү йорты үзенчә билгеләп үтә. Мәсәлән, безнең 110 нчы лицейда башлангыч сыйныф укучылары катнашында күңелле бәйрәм узды.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Югары уку йортларының нәтиҗәлелеген ачыклау буенча үткәрелгән мониторингның быелгысы Россиянең 382 вузына кара тамга сукты. Алар арасында дәүләт уку йортларының филиаллары да, шәхси белем бирү учреждениеләре дә бар. «Нәтиҗәсез» вузларның беришен ябылу яки башка вуз белән кушылу көтә. Ике әйткәнне көтеп тормыйча, студентларын башка вузларга күчереп, ишекләренә йозак элгән югары уку йортлары да бар инде. Кара мөһер сугылган белем бирү йортларының кайберләренә тиз арада нәтиҗәле эшләүчеләр рәтенә күтәрелү бурычы куелган.
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцариядән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус теле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мөгаллиме Адриан Кунзи һәм 16 укучысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерли торган кунаклар Россиядә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынган.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел мәктәпләрдә “Парламент дәресе” проекты кысаларында оештырылган иҗат эшләре бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкли. Укучыларның әлеге республика бәйгесе берничә ел дәвамында уздырыла.
2013 елның 23 декабрендә “Ак Барс” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында “Мәгариф” өстенлекле милли проектны тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан сәләтле яшьләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Тантанада Россия һәм регион олимпиадаларында һәм бәйгеләрендә призер һәм җиңүчеләрне, аларны әзерләүче педагогларны бүләкләделәр.
2013 нче елның 20 нче декабрендә Казан шәһәренең 119 нчы номерлы урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасарлары өчен Республикакүләм «Социаль партнерлык шартларында тәртип бозулар һәм җинаять кылуга карата профилактик эшләр оештыру” семинары булып узды.
2013 нче елның 20 нче декабрендә Н.Ә.Гәлләмов исемендәге республиканың махсус гомуми белем бирү мәктәбендә Советлар Союзы Герое Бакый Сибгатуллович Рәхимовның кызы Рәхимә Бакыевна белән очрашу булды. Очрашу вакытында ул әтисенең данлы сугыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, мәктәптә тәрбияләнүчеләргә үз Ватаннарының тугырылыклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International