ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Сарман муниципаль районында Математика елына багышланган “Белем алу ысулы буларак эзләнү” исеме астында фәнни–гамәли конференция үтте. Биредә 178 укучы республиканың төрле районнарыннан үз көчләрен сынады: Сарман, Мөслим, Актаныш, Алабуга, Бөгелмә, Чистай, Лениногорск һәм башка төбәкләр.
Классик шагыйрь Хәсән Туфан (1900-1981) туган көнгә багышлап, аның туган төбәге Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт мәктәбендә традицион атналык уздырылган.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Кичә Әлмәттә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Римера” компанияләре төркеме белән 2014-2015 нче елларга һөнәри белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Документны министр Энгель Фәттахов һәм “Римера” генераль директоры Виталий Садыйков имзалады. Әлеге килешүгә кул кую - “Татарстан киләчәге көллияте” проектын тормышка ашыруда ТР һәм “ЧТПЗ” төркеменең уртак эшчәнлегенең дәвамы.
Җирдә туган һәр баланың теге яки бу юнәлештә үз мөмкинлекләре, сәләте була. Яшь кешенең талантын ачу һәм үстерү – мәгариф системасының төп бурычларының берсе. Ә Актаныш гуманитар гимназия-интернаты үз канаты астына җыйган сәләтле балалар белән генә эшләп калмыйча, бөтен республиканың да яшь гыйлем сөючеләренә үзләре ясаган нәни ачышлар белән яшьтәшләрен таныштыру, зур галимнәр белән очрашып, аларның фикерен ишетү мөмкинлеген тудыра.

Күптән түгел башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе Швейцария­дән кунаклар кабул итте. Болар – җиде тел белүче, тарих, рус те­ле укытучысы Клара Сокол белән тарих, француз теле мө­галлиме Адриан Кунзи һәм 16 уку­чысы. “Күпмилләтле Россия” дип исемләнгән проект әзерләгән кунакларның Рос­сия­дә яшәүче халыклар тормышы белән кызыксынасы килгән.

Сәләтле балаларны ачыклау, аларның интеллектуаль кызыксынуын үстерү максатыннан Кукмараның Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Манзарас мәктәбе базасында 7-8 сыйныф укучылары арасында интеллектуаль чемпионат үткәрде.
Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә. Ниһаять, балалар бакчаларында дәүләт телләрен өйрәтү тиешле дәрәҗәгә куелды. Берничә ел элек эшләнгән яңа заманча программалар бу эшне нәтиҗәле итеп оештырырга мөмкинлек бирде.
2013/2014 уку елында мәктәне тәмамлаучылар өчен йомгаклау иншасын язуны гамәлгә кертү мәсьәләсен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәл итәргә тиеш, дип белдерде бүген РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә.
19 нчы декабрь көнне шәһәребезнең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район һәм шәһәр башлангыч укытучылары өчен семинар – практикум үткәрелде.Семинарның темасы: “Инновацион технологияләр кулланып белем сыйфатын үстерү.Сингапур белем бирү структураларын куллану”.

19
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсенә нигезләнеп Мәгарифне үстерү институтының приоретет юнәлеше булып мәгариф өлкәсендә җитәкчелекне камилләштерү тора. Шушы юнәлешне тормышка ашыру максатыннан муниципаль башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчеләре өчен 2013 елның 17-18 декабрендә Мәгарифне үстерү институтында “Муниципаль белем бирү системасының мәгариф өлкәсендә институцион үзгәрешләре“ дигән гамәли - ориентация семинары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International