ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Узып баручы елда мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында Әлки муниципаль районында 3 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Тагын 10 мәктәптә җылы санузеллар булдырылган, моңа 6 миллион сумнан артык акча тотылган.
Баулы муниципаль районының 1 нче санлы мәктәбенә 85 яшь тулды. Бу шатлыклы вакыйганы бергәләп билгеләү өчен мәктәпнең актлар залына аның тату коллективы, укучылар, төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, укытучы-ветераннар, кунаклар җыелды.
Татарстан мәктәпләре сингапурча укыта башлагач, бу безнең өчен яңалык тү¬гел, мондый укыту алымнары мәгариф системасында күптән кулланыла инде, диючеләрне ишетергә ту¬ры килә. Чыннан да, аның үзенчәлеге нәрсәдә соң?
Сәламәтлек саклау мохите - ул сыгылмалы үсеш системасы, аның нигезен балаларның тормыш иминлеген уңайлы, җәберләмәүче һәм эмоциональ-тыныч режимда оештыру тәшкил итә.
13 декабрь көнне Татарстан Республикасының көньяк - көнчыгыш районнарыннан махсус коррекция мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары арасында республика семинары узды.
2013 нче елның 12 нче декабрендә Татарстан Республикасының Мәгариф Һәм фән министрлыгы ярдәмендә Менделеев шәһәренең VIII нче төрдәге махсус(коррекцияләү) гомуми белем бирү мәктәбендә укытучыларның семинары үткәрелде.Семинарның темасы: “Роль школьных предметов в интеграции обучающихся,воспитанников в системе современных социальных отношений”.
Шәһәрнең 4нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбенә узган атнаның җомгасында төгәл фәннәр мөгаллимнәре белән уку эшләре буенча директор урынбасарлары җыелган иде. Әлеге чара республикада игълан ителгән Математика елы һәм 4нче мәктәп базасында 2нче декабрьдән 9ына кадәр узган төгәл фәннәр атналыгы кысаларында оештырылган иде.
Әдәбият белеме, сәнгать белеме, мәдәният тарихы өлкәсендә белем бирүче оешмаларның филология, зыялылык һәм эстетика җәһәтеннән, мәктәп һәм югары уку йортларыда фәннең интеграциясе шартларында яшь галимнәрнең шәхесен формалаштырудагы үсешне тәэмин итү максаты белән 2014 елның 23-25 январенда Т. А. Геллер истәлегенә багышлап (“Татьяна көне”), “Әдәбият белеме һәм ХХI гасыр эстетикасы” дип исемләнгән ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

13
декабрь, 2013 ел
җомга
Алабуга шәһәренең телләрне өй¬рәтү буенча “Иң яхшы билингваль бакча” грантын откан 25 нче балалар бакчасында “ УМК кулланып балаларга дәүләт телләрен өйрәтү” темасына төбәк-ара семинары узды. Әлеге семинарда мәгариф бүлеге башлыгының мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча урынбасары Манюрова Гөлнур Халирахман кызы һәм УМК ның авторлары Фирүзә Хәзрәтова, Зифа Зарипова катнаштылар. Шулай ук Республиканың 9 районыннан килгән мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү җитәкчеләре, бакча мөдирләре, татар теле тәрбиячеләре дә катнашты. Кунакларны Алабуга мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ривал Зарипов сәламләде, һәм Алабугада тәрбия бирү программаларының үстерелеше турында сөйләде.
Яңа ел бәйрәмнәрендә, кышкы каникул көннәрендә мәктәп балаларының исән-иминлеген кайгыртып, профилактик чаралар уздырыла, мәктәпләрне укучыларның җәмәгать урыннарында, табигый һәм ясалма сулыкларда үз-үзләрен тотышы буенча куркынычсызлык, бәла-казаларны, шул исәптән транспорт һәлакәтләреннән кисәтү мәсьәләләрендә аңлату-мәгълүмати эшләр ягыннан ныгыту юнәлешендә һәм ата-аналар белән эш алып барыла, инструктажлар уздырыла, дип, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Светлана Гыйниятуллина ТРда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында шулар хакында шәрехләде.
Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфларында йомгаклау иншасы кертелүе ихтимал. Бу хакта инде йөкләмә бирелгән, дип хәбәр итте РФ Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыелышына Еллык юлламасында.
Президент илгә белем бирүче генә түгел, ә киңкырлы күзаллауга, югары әхлаклылыкка ия, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхес тәрбияләүче мәктәпләр кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International