Татарстанның Әлмәт районы укучылары төрле фәннәр буенча БДИ тапшыра башладылар. Аерым алганда, 30 һәм 31 майда 959 кеше рус телен тапшырды. Бу хакта Туры эфир вакытында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында Татарстанның 12 мең укучысы «Мәктәп бизнес-старты» проектында катнашачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәйге каникуллар вакытында балаларның буш вакыты күбрәк булачак, димәк, алар ешрак интернеттан файдаланачак, фильмнар караячак, мессенджерларда дуслары белән аралашачак. Күптән түгел үткәрелгән сораштыру мәгълүматларына караганда, балаларның 82% ы социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрдән дусларга гаризалар ала, балаларның 30% ы кибербулинг белән очраша, 14% балалар һәм 38% өлкәннәр онлайн - мошенниклык белән очраша.
Татарстанда Донбасстан күченүче балалардан республиканың стационар лагерьларында ял оештыру өчен 200 гә якын гариза килгән. Хәзер әлеге мәсьәләне чишү юлларын эзлиләр. Бу хакта "Татар-информ" корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков хәбәр итте.
1 июнь көнне 11 сәгатьтә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында, Казан шәһәре, Совет ур., 18 адресы буенча, икенче күчмә социаль фотокүргәзмә ачыла.
1 июнь көнне физика, химия, биология, тарих, төп дәүләт имтиханы һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы формасындагы төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрелә.
Конференциядә педагогларның һәм идарәчеләрнең санлы грамоталылыгын арттыру, ата-аналар өчен ярдәмче сервислар, өстәмә белем бирү өчен технологияләр, шулай ук гомуми белем бирү системасында кулланыла торган платформалар турында сөйләшәчәкләр.
Россия Хөкүмәте 2022 елда магистратура программалары буенча укырга кабул итүнең өстәмә контроль саннарын бюджет хисабына билгели алачак. РФ Президенты Владимир Путин тиешле законга кул куйды, документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Россия Федерациясе субъектларында «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы тәмамлана. Конкурсны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков хәбәр иткәнчә, ведомство контролендә 38 меңнән артык бала ял итә торган объект бар.