2022 елның 8-12 сентябрендә Саранскта (Мордовия Республикасы) «Яшь профессионаллар» X милли чемпионаты финалы узачак. Россиядә һөнәри осталык ярышлары 10 ел эчендә иң масштаблысы булачак. Катнашучылар-16 яшьтән 25 яшькә кадәрге урта, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге укучылар.
«Яшь профессионаллар»-2022 милли чемпионат финалында Татарстан Республикасыннан 96 конкурсант (өлкәннәр һәм юниорлар категорияләрендә) һәм 74 эксперт катнашачак.
Саранскида бөтен Россиядән 280 нән артык яшь профессионал 25 компетенциядә көч сынашачак, ә аларның осталык дәрәҗәсен 200 эксперт бәяләячәк. Юбилей чемпионаты «Саранск-Арена» спорт комплексында узачак.
Тагын 41 компетенция буенча 700гә якын конкурсант дистанцион форматта Россиянең төрле төбәкләрендә ярышларга кушылачак. Финалистлар бөтен процессны видеофиксацияләгәндә махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда конкурс биремнәрен үтәячәкләр. Онлайн режимында эшләрне 1 меңнән артык эксперт күзәтәчәк.
Татарстанда дистанцион форматта ярышлар 28 югары уку йорты, көллият һәм техникум базасында оештырылачак. Казанда чемпионат мәйданчыклары - 19, Чаллыда 6 мәгариф оешмасы булачак. Яшел Үзән, Әлмәт һәм Алабуга шәһәрләрендә 1әр мәйданчык эшләячәк.