Алабуга районы башлыгы урынбасары Олег Колпаков шәһәр һәм район тормышына багышланган киңәйтелгән киңәшмәдә ике укытучыга «Лада Гранта» автомобиле ачкычларын тапшырды.
«Мобиль укытучы» проекты кысаларында Олы Шүрнәк урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы Илгиз Сәлимов һәм инлиз теле укытучысы Рәмзия Сәлимова машина ачкычлары алды.
Укытучылар Мамадышта яши һәм менә инде өченче ел рәттән Алабуга районына килеп балаларга белем бирә, диелә хәбәрдә.