5 сентябрьдән урта гомуми һәм төп гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башланачак.
Лаеш техник-икътисад техникумында авиация тармагының булачак белгечләре белән гамәли дәресләр үткәрү өчен ике остаханә ачылды.
"Алабуга Политех" инженерлык көллиятенә 600 беренче курс студенты кабул ителде. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. 2026 елга ел саен 10 мең белгеч саннарына чыгу планлаштырыла. Хәзер исә мәгариф үзәге студентлары булып 1,5 мең кеше тора.
Иннополис университетында ИТ-югары уку йортын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру һәм беренче курс студентларын хөрмәтләү булды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.
3 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль партия проекты кысаларында Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган халыкара «Җиңү диктанты» узачак. «Җиңү диктанты» сугыш һәм аның геройлары турында яңа мәгълүмат алырга, үз белемнәреңне тикшерергә мөмкинлек бирә.
20 муниципаль берәмлектәге 66 мәктәп Татарстанда «Мәгарифне үстерү» федераль программасы буенча ремонтланган. Капремонт кысаларында искергән җиһазларны алмаштыруга да финанслау бүлеп бирелде.
Регионнарга 3020 яңа мәктәп автобусы биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте Рәсми телеграм-каналында. Әлеге максатларга 10 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар. Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа фән кертелә, аны бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өйрәнәчәк.
2022/23 уку елында көллият студентлары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 15 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр узачак. Оешмалар үзләре эш башкару көнен сайлый ала. Үткәрү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте боерыгы белән расланган.
Иртәгә, 3 сентябрьдә, бөтен Россия буенча «Җиңү диктанты» Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Бөтенроссия тарихи акциясе узачак.