5 сентябрьдән урта гомуми һәм төп гомуми белем программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башланачак.
Сентябрьдә мәҗбүри фәннәр (рус теле һәм математика) буенча БДИның минималь бусагасын уза алмаган 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. БДИны яңадан тапшыру рус теле һәм математика буенча үткәрелә. Сентябрьдә башка уку предметлары буенча БДИ үткәрү күздә тотылмаган.
5 сентябрьдә математика буенча БДИ, 8 сентябрьдә – база математика буенча БДИ, 20 сентябрьдә – резерв көн үткәрелә. Имтихан үткәрү пунктлары Казанда һәм Чаллыда ачылачак.
Өстәмә чорда дәүләт имтиханын уздыру пунктлары Казанда, Әлмәттә, Чаллыда, Түбән Камада, Болгарда һәм Балык Бистәсендә ачылачак. БДИ имтихан материалларын махсус элемтә белән китереп була.
Имтихан даталары:
5 сентябрь-математика;
8 сентябрь-рус теле;
12 сентябрь-тарих, биология, физика, география;
15 сентябрь-җәмгыять белеме, химия, информатика, чит телләр;
20-24 сентябрь-резерв көннәр.