Лаеш техник-икътисад техникумында яңа остаханәләр ачылды

2022 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Лаеш техник-икътисад техникумында авиация тармагының булачак белгечләре белән гамәли дәресләр үткәрү өчен ике остаханә ачылды.

Остаханәләр ачу 2021 елда узган «Мәгариф» илкүләм проектының «Яшь профессионаллар» федераль проектын сайлап алу бәйгесендә җиңү сәбәпле мөмкин булды. Уку йортына федераль бюджеттан «Транспорт һәм логистика хезмәте» юнәлеше буенча «Пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү» һәм «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү» остаханәләрен җиһазлау өчен акча бүлеп бирелде.

Яңа җиһазларда эшләргә тиешле техникум укытучылары махсус белем алдылар һәм яңача эшләргә әзер.

Яңа остаханәләр Татарстанда тиешле компетенцияләрне үстерү үзәге булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International