Яңа уку елыннан Россия мәктәпләрендә балаларны башлангыч һәм төп гомуми белемнең яңа белем бирү стандартлары буенча укыта башладылар. Мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дигән яңа фән кертелә, аны бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары өйрәнәчәк.
Яңа фән программага әкренләп кертеләчәк, диделәр Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә. Әлеге теманы өйрәнү укучының шәхесен үстерүгә, укучыларны Россиядәге традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә өйрәтүгә йөз тота, диделәр ведомствода. Аерым алганда, яңа фән укучыларга үз этник төркемнәренең мәдәни кыйммәтләрен аңларга ярдәм итәр, җәмгыятьтә үз-үзенңне тоту кагыйдәләренә һәм нормаларына өйрәтер дип көтелә.
Искәртеп үтик, бу уку елыннан башлап Татарстан мәктәпләрендә «Дәүләт теле буларак татар теле» дигән яңа фән кертелде. Моның нинди фән булуын һәм аны ничек укытырга планлаштырулары турында «Татар-информ» язмасыннан укырга була.