Регионнарга 3020 яңа мәктәп автобусы биреләчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Хөкүмәте матбугат хезмәте Рәсми телеграм-каналында. Әлеге максатларга 10 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.
2021-2023 елларда федераль бюджет хисабына ел саен ким дигәндә 4 мең яңа автобус сатып алынырга тиеш.
Эш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча алып барыла.