Кадет учреждениеләре педагоглары өчен тәрбия эшенең иң яхшы тәҗрибәләре конкурсы дәвам итә.
Катнашу өчен, педагоглар 30 сентябрьгә кадәр конкурсның рәсми сайтында теркәлергә һәм иҗади эш башкарып онлайн заявка тутырырга тиеш.
2022 елның 1-30 октябрендә конкурс эшләре экспертизасы узачак. Һәр номинация буенча иң яхшы тәҗрибәләр ачыкланачак.
Бәйгенең җиңүчеләре 9-11 ноябрьдә Мәскәүдә узачак тарихи тәҗрибәгә һәм кадет тәрбиясе системасының үсеш перспективаларына багышланган төбәкара конференциядә финал туры кысаларында аталачак.
Конкурста катнашучылар сертификатлар һәм тематик призлар алачаклар. Призерлар һәм җиңүчеләрнең эшләре кадет юнәлешендәге белем бирү оешмаларында укучыларның тәрбия эшенең һәм граждан тәңгәллеген формалаштыруның иң яхшы тәҗрибәләре электрон җыентыгында басылып чыгачак.