Татарстанда быел 118 мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак. Бүгенге көндә эшләр 62% ка башкарылган инде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм КФУның IT-лицее укучылары математика, физика, химия һәм информатика буенча XXIX Халыкара олимпиада призерлары арасына керде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт районындагы «Кояшлы» балалар лагеренда яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында катнашты. Аңа Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан, Кырым, шулай ук Пермь крае, Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан 36 команда килгән.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт информатика буенча бердәм дәүләт имтиханына башлангыч нәтиҗәләр ясады, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Татарстанга углеводород ресурсларын табу һәм эшкәртү өлкәсендә көчле инженер мәктәбе кирәк. Бу бигрәк тә Көнбатыш санкцияләре һәм нефть запасларының азаюы шартларында мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Ринат Җамалиевны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа «Мактаулы остаз» аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.
Россия мәктәп укучыларының хәрәкәте башлангыч сыйныф укучылары, «Россия бөркетләре» программасында катнашучылар өчен формалар коллекциясе эскизларын эшләүгә Бөтенроссия конкурсын башлап җибәрде.
Яңа дәреслекләрне, шул исәптән тарих һәм рус теле буенча дәреслекләрне дә кертеп, Харьков өлкәсе мәктәпләре алачак. Аларны азат ителгән территорияләрдәге мәктәпләр һәм балалар бакчалары китапханәләре арасында бүләләр.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы яшүсмерләр өчен куркыныч һәм конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту буенча киңәшләр белән белешмә, шулай ук үз-үзләрен хәвефле тоткан балаларның ата-аналары өчен белешмә әзерләгән.
Татарстанда инженерлык кадрларын әзерләү урта мәктәптә башланырга һәм предприятиеләр белән тыгыз бәйләнештә белем бирү үзәкләрендә дәвам итәргә тиеш. Шуңа күрә республикада кластерлы белем бирү инфраструктурасын үстерергә кирәк. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы нефть саммитында чыгыш ясаганда әйтте.