Программа зур булмаган шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанның алты вузы Россиянең иң яхшы уку йортлары предмет рейтингларына керде. RAEX агентлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика исемлекләргә кергән югары уку йортлары саны буенча төбәкләр арасында өченче баскычны били.
26-29 март көннәрендә Кировта Леонард Эйлер исемендәге математика фәненнән олимпиаданың йомгаклау этабы узды.
1 апрельдән яшүсмерләр 14 яшьтән дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында мөстәкыйль рәвештә теркәлә алачак. Ә 14 яшьтән кечерәк балалар өчен моны баланың ата-анасы порталдагы үзенең шәхси кабинеты аша эшли алачак. Тиешле карарга хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин кул куйды. Цифрлы ресурсларга ничек эләгеп була һәм ул балигъ булмаганнарга нинди мөмкинлекләр бирә?
30 мартта «Яшел ут-2022» балалар – яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбиячеләре һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясау буенча комиссия утырышы булды.
24 март көнне В.Д.Поташов исемендәге Техник көллият базасында «3D-модельләштерү» республика конкурсы узды.
2022 елда шәһәр яны стационар һәм палаткалы балалар лагерьларына юлламалар өчен кешбэк түләүне яңартачаклар. Хөкүмәтнең мондый карарын хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында бастырдылар.
Премьер-министр Михаил Мишустин аерым дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләре аркасында чит ил югары уку йортларында үз урыннарын югалткан Россия студентларына ярдәм итү чараларын раслады. Алар бушлай Россиядә укуларын дәвам итә алачак.
Чаллыда «Прошкола» Мәскәү компаниясе белән концессион килешү буенча дүрт катлы мәктәп төзергә ниятлиләр. Аның мәйданы 30 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.
Profstories профориентацион мөмкинлекләр агрегаторы командасы экспертлар һәм эш бирүчеләр ярдәмендә "Һөнәрне сайлау өчен цифрлы ярдәмче" геймификацияләнгән сервисын булдырды.