ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген, 6 июньдә, Универсиада Авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында рус булмаган мәктәп укучылары өчен рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы булды. Олимпиадада Россия Федерациясенең 14 субъектыннан һәм Казахстан Республикасыннан 209 укучы катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 223 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

А.С. Пушкинның 225 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы проекты 2024 елда 57 зур чараны үз эченә ала, шул исәптән күргәзмәләр һәм музейара проектлар оештыру, анимацион роликлар әзерләү, монографияләр бастыру һәм фәнни конференцияләр үткәрү, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.

06 июнь көнне физика һәм тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.

59 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 1 – өйдә.

Кадерле дуслар!

Бүген, Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә, сезне рус теле көне белән котлыйм.

Менделеевскида 3-нче номерлы мәктәпне ремонтлауга керештеләр, аның базасында 800 укучыга исәпләнгән химия-технология лицее булдыру планлаштырыла. Бу хакта Менделеевск хакимиятенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Россия Банкының онлайн-дәресләренең язгы сессиясе Татарстан мәктәпләренең һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 100% ын колачлады. Әлеге сессия кысаларында республикада 8115 дәрес узды, аларда 104 меңнән артык укучы һәм 18 мең көллият, училище һәм техникум студенты катнашты.

Питрәч интернат-мәктәбендә заманча җиһазлар белән уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчык мәктәпнең арткы ишегалдында урнашкан һәм ул кече һәм урта буын укучылары өчен билгеләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына муниципалитетның матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Мәгариф» милли проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре өчен робот техникасы сатып алуга аукцион игълан итте.

Татарстан балалар бакчаларында урыннар саны анда эләгергә теләүчеләр саныннан артып китә, тик факт буенча теләгән путевкаларны барысы да ала алмый. Бүген ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан Мәгариф идарәсе экспертлары «Бердәм Россия» төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтындагы туры эфирда парадоксның сәбәбен аңлаттылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International