Россия университетларына тәрбия эшләре буенча проректор вазыйфасын кертергә тәкъдим ителде. Бу хакта сишәмбе көнне Федерация Советында статс-секретарь-фән һәм югары белем министры урынбасары Петр Кучеренко белдерде.
Укучыларны «Сириус» үзәгенең физика, информатика, биология һәм лингвистика буенча онлайн-курсларын тыңларга чакыралар. Теркәлү ачык инде, укуларны 2022 елның август уртасына кадәр узарга мөмкин.
2022 елның 16 маенда республикада Туган тел буенча төп дәүләт имтиханы узды, анда 39 муниципаль берәмлекнең 9 нчы сыйныфларында белем алучы 1367 укучы катнашты. Аларның 1262 се – татар теле, 70е – Чуаш теле, 21е – Удмурт теле, 14е мари телен сайлаган.
«Смена» да мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннары ахырына якынлашты. Анда илнең 57 төбәгеннән 900 укучы катнашты.
18 майда Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә эфирга «һөнәрләр тамашасы» һөнәри юнәлеш бирү проектының өченче сезоны чыгачак, ул укучыларга «Һөнәрчелек керамикасы» компетенциясе турында сөйләячәк.
Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан килгән укучылар беренче тапкыр «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында катнаша алачак. Конкурс өченче тапкыр уздырыла һәм укучыларга үзләрен төрле юнәлешләрдә танытырга мөмкинлек бирә.
Укучылар мастер-классларда алган күнекмәләрен сәхнәдә күрсәтте.
14 майда Татарстанда V-VI дәрәҗә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында ГТО Бөтенроссия җәйге фестиваленең төбәк финалы тәмамланды. Спортчыларны Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» спорт комплексы кунакчыл каршы алды.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның иң күп өлеше туган тел буенча Төп дәүләт имтиханы сайлаган республика районнарын атады. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.
РФ Президенты Владимир Путин «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый оешмасының V съездына җыелган кунакларны, катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде.