Быел Бердәм дәүләт имтиханында чираттагы үзгәрешләр барлыкка киләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның яшь галимнәре белән очрашты. Очрашу Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында узды.
Идел буе дәүләт спорт һәм туризм университетында 2000 елдан 2006 елга кадәр «УНИКС»ны җитәкләгән Россиянең атказанган тренеры Станислав Еремин кунакта булып китте. Аның җитәкчелегендә Казан клубы Россия һәм континенталь баскетбол элитасына керде, тарихта беренче тапкыр Ауропа триумфына иреште, ФИБА-Европа Лигасын һәм Төньяк Европа баскетбол лигасын отып, Россия Кубогына ия булды, өч тапкыр Россия чемпионатының көмеш призеры булды.
14 февральдән 6 мартка кадәр мәктәпләрдә «Саннар дәресе» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында «Санлы сәнгать: музыка һәм IT» темасы буенча дәресләр уза. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар!
Сезне чын күңелдән Россия фәне көне белән котлыйм!
Кадерле дуслар!
Бүген без Россия фәне көнен – бүгенгесен һәм киләчәгебезне берләштерә торган бәйрәмне билгеләп үтәбез.
Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә республика Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.
7 февральгә булган мәгълүматлар буенча, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көндәлек иртәнге медицина фильтры үтә. Бүгенге көнгә 710 укучы иртәнге фильтрны үтмәгән (1 сентябрьдән - 43 148 бала).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Е.К. Завойский ис. Казан физика-техник институтында булды.
Бүген, Россия фәне көнендә, Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналы җыелыш узды. Республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Шулай ук Фәннәр академиясенең гомуми җыелышы кысаларында Россия Президенты тарафыннан Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән узган елга нәтиҗәләр ясалды.