Татарстанда берничә мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга планлаштыралар.
«Академия Росмолодежи» платформасында «Яшьләр сәясәте системасы» дигән яңа онлайн-курс башланды.
Бүген "Доверие" балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге бүлекчәләрендә ачык ишекләр көне башлана.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов эш сәфәре белән Таҗикстан Республикасында булды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов көндезге бүлектә укучы студентлар өчен республика Рәисе стипендияләрен билгеләү турында указга кул куйды.
7 һәм 8 октябрьдә “Татарстан Республикасы мәгариф системасында коррупциягә каршы көрәш: коррупция куркынычын профилактикалау эше” темасына түгәрәк өстәлләр узды.
2025 елның 2 октябреннән 8 октябренә кадәр «Добрый» балаларны савыктыру лагере базасында «Даешь новый курс» мәктәп һәм студентлар үзидарәсе активистларының профильле сменасы узды.
Kharagpur Һинд технология институты (IIT) һәм Иннополис университеты академик хезмәттәшлек итә башлый. Башта югары уку йортлары студентлар, аннары профессор-укытучылар составы белән алмаша башлаячак.
Казанда ел ахырына кадәр мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелешен тәмамлыйлар, шулай ук аны заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итәчәкләр.
Казанда "Гәүһәр" проектының дүртенче сезоны старт ала. Дүрт ай эчендә балалар татар биюләрен биергә, җырларга, курчак театрында уйнарга һ.б.ларга өйрәнәчәкләр.