ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2025 ел
сишәмбе

 Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев төбәк мәгариф министрлыклары белән 2025 елда мәктәпләрдә бөтенроссия тикшерү эшләрен ( ВПР)  уздыру турында киңәшмә үткәрде. Быел алар 11 апрельдән 16 майга кадәр 4-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен узачак.

Актаныш 2 нче  урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашкан укучыларны  хәтер диварын ачу тантанасы булды. Анда 21 сугышчы сурәтләнгән.

РФ Мәгариф министрлыгы балалар ялы оешмалары арасында конкурс игълан итә һәм инвалид балаларның һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерү өчен шартлар тудыру максатыннан 2025 елда грантлар алу өчен конкурс игълан итә. Гаризаны 1 апрельгә кадәр финанс дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү порталында бирергә мөмкин.

РФ Мәгариф министрлыгының "Кыңгырау тавышы  урынына музыка" проекты март аенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.

9 апрельдән 11 апрельгә кадәр Казанда технологик бизнес өчен алдынгы вакыйгаларның берсе булган XIX Россия венчур форумы узачак.

Беренче категория - Россиядә булган һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда 2021/22 уку елыннан башлап укырга кабул ителгән төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең белем бирү программаларына дәүләт аккредитациясе булган укучылары.

Студентлар һәм яшь белгечләр финанс базары вәкилләреннән конкрет кейслар әзерләячәк. Быел биремнәр өч тема белән бәйле: «Ясалма интеллект», «Мәгълүматлар алмашу», «Чикләнгән реестрлар һәм токенизация». Нәтиҗәләр ясау FINOPOLIS 2025 инновацион финанс технологияләре форумында узачак.

Быел Казанның  5 мең 479 унберенче сыйныф укучысы өчен  соңгы кыңгырау шалтыраячак. Укучылар күбрәк  математика, җәмгыять белеме, информатика буенча БДИ тапшырачак.

"Беләсеңме? Өйрәт!" Бөтенроссия балалар фәнни-популяр видеосы конкурсының дүртенче сезонында катнашуга гаризалар кабул итү 2025 елның 1 апреленә кадәр озайтыла. Конкурсны оештыручы - "Росатом" дәүләт корпорациясе ярдәмендә "Атомариум" фәнни-агарту платформасы белән партнерлыкта "Милли приоритетлар" АНО.

«КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты» ның өлкән сыйныф укучылары Алмаз Әхмәтҗанов һәм Искәндәр Кунаков Милли технологик олимпиаданың финал этабында җиңү яуладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International