Актаныш 2 нче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашкан укучыларны хәтер диварын ачу тантанасы булды. Анда 21 сугышчы сурәтләнгән.
Хәтер диварын ачу тантанасына һәлак булганнарның гаиләләре: әти-әниләре, балалары, әбиләре һәм бабайлары килгән. Кунаклар арасында махсус операциядә катнашучылар үзләре дә бар иде, алар хәрби хезмәт турында истәлекләр белән уртаклаштылар.
Мәктәп директоры Илназ Шәрипов мәктәпне тәмамлаучылар белән горурлануын билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова патриотик тәрбия бирүгә игътибарны юнәлтте.