Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев төбәк мәгариф министрлыклары белән 2025 елда мәктәпләрдә бөтенроссия тикшерү эшләрен ( ВПР) уздыру турында киңәшмә үткәрде. Быел алар 11 апрельдән 16 майга кадәр 4-8 һәм 10 сыйныф укучылары өчен узачак.
Анзор Музаев агымдагы уку елыннан ВПРда катнашу мәктәпләр өчен мәҗбүри булуын искәртте.
Рособрнадзор җитәкчесе бердәм ВПР уздыру көнен төбәк дәрәҗәсендә билгеләргә ярамавы турында белдерде. Белем бирү оешмалары билгеләнгән сроклар кысаларында тикшерү эшләрен уздыру датасын мөстәкыйль билгели. ВПР дәвамлылыгы бер-ике дәрес тәшкил итә.
Моннан тыш, ВПР уздырганда уку дәресләре кысаларыннан чыгарга (дәресләрдән соң яки каникуллар вакытында тикшерү эшләре алып барырга), ата-аналар һәм укытучылар хисабына биремнәр бастыру өчен кәгазь һәм картриджлар сатып алырга, ВПР вариантларын укытучыларга һәм укучыларга алдан танышу өчен, укучыларга җаваплар бирергә, эшләрне тикшергәндә һәм нәтиҗәләрне мәгълүмати системага керткәндә объективлыкны бозарга, ата-аналарны төрле җыентыклар сатып алырга мәҗбүр итәргә ярамый.
Белем бирү сыйфатын бәяләү федераль институты директоры Владимир Старичков ВПРның белем бирү процессында роле турында җентекләп сөйләде һәм узган еллардагы тикшерү эшләре нәтиҗәләрен анализлады.