Быел Казанның 5 мең 479 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау шалтыраячак. Укучылар күбрәк математика, җәмгыять белеме, информатика буенча БДИ тапшырачак.
Укучыларның математика (59,02%), җәмгыять белеме (36,9%), информатика (26,3%), биология (17,44%), инглиз теле (15,9%) һәм физика (15,42%) буенча имтихан тапшырачак, дип хәбәр итә Казан мәгариф идарәсе.