Татарстанда «Полиграфик технологияләр» компетенциясе буенча WorldSkills Russia төбәк этабы тәмамланды. Җиңүчеләрнең исемнәре декабрь башында билгеле булачак.
Атна саен мэриядәге киңәшмә мәгариф учреждениеләрен ремонтлау турындагы докладтан башлана. Сүз мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын яклауның яңа ысулларын кертү турында бара. Хәзерге вакытта Татарстан башкаласының 66 мәгариф учреждениесе ЧОП саклау пунктлары белән җиһазландырылган, ел ахырына кадәр бу күрсәткеч 80 гә кадәр артачак. Бу хакта Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.
9 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Казанда һөнәри осталык буенча беренче DeafSkills илкүләм чемпионаты узачак, анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге ишетү сәләте бозылган кешеләр катнашачак.
Татарстанда мәктәп китапханәләрен һәм мәгълүмат-китапханә үзәкләрен үстерү буенча чараларда җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.
Россиянең төрле төбәкләреннән 300дән артык кеше «2021 елда ОВЗ белән укучыларны укытуга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән "«Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру йомгаклары" III Бөтенроссия конференциясендә катнашты. Чара Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты базасында узды. Конференциядә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Лариса Фальковская катнашты.
Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында “Татар кызы” республика конкурсы 24 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында уздырыла.
Татарстанда «Укучы әни – укучы ил-2021» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында игенчелек өлкәсендә эшләүче төрле чит ил компанияләренең уку классларын ачу күркәм традициягә әйләнде. Институт өчен 2021 елның 20 октябрендә «Аммоний» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университетының уртак проекты буенча төзелгән агрохимия һәм туфрак үстерү буенча яңа уку лабораторияләрен ачу зур вакыйга булды. Әлеге лабораторияләрне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасына эш сәфәрендә катнашты.
1 декабрьдә чыгарылыш сыйныф укучыларына йомгаклау иншасы язарга туры киләчәк.