«Аммоний» АҖ Казан дәүләт аграр университетында агрохимия һәм туфрак үстерү буенча уку лабораторияләре ачты

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында игенчелек өлкәсендә эшләүче төрле чит ил компанияләренең уку классларын ачу күркәм традициягә әйләнде. Институт өчен 2021 елның 20 октябрендә «Аммоний» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университетының уртак проекты буенча төзелгән агрохимия һәм туфрак үстерү буенча яңа уку лабораторияләрен ачу зур вакыйга булды. Әлеге лабораторияләрне ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Лабораторияләрне ачу тантанасы алдыннан Министрның агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты профессорлар-укытучылар составы һәм студентлары белән очрашуы булды.  Үз чыгышында Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы торышын характерлады һәм дәүләт тарафыннан аграр юнәлештәге яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләде: «Министрлык үз чиратында белгечләрне авылга җәлеп итү өчен мөмкин булган барлык чараларны күрә. Яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие, министрның исемле стипендияләре түләү каралган. Шулай ук, студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты булган вакытта авыл хуҗалыгы өчен кадрларны максатчан әзерләү механизмы да яңартылды».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International