ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасына эш сәфәрендә катнашты.
18 ноябрьдә Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Болотбек Купешев белән очрашу булды. Чарада мәгариф өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу узды - Кыргызстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Болотбек Купешев илдәге мәгариф системасы белән таныштырды.
Сәфәр барышында шулай ук Татарстан делегациясе вәкилләре 4 нче гуманитар-хокукый юнәлештәге мәктәп-гимназия, Герман Гмайнерның урта мәктәбе, “Асыл бала” укыту үзәге, Бишкәкнең кыргыз телендә белем бирүче 69 нчы мәктәп эшчәнлеге белән таныштылар. Нурия Шәрәфетдинова, Каюм Насыйри Үзәге методисты, «Каюм Насыйри» сыйныфын тәкъдир итте.
Визит кысаларында Кыргызстан Республикасы татарларының иҗтимагый оешмасы әгъзалары белән очрашу булды. Барлык катнашучыларны “Туган тел” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ульмаскулова сәламләде һәм рәхмәт белдерде, ул шулай ук Кыргызстан Республикасында яшәүче татарларны оештыру һәм аларның тормышы турында сөйләде.