Татарстанда «Укучы әни – укучы ил-2021» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Укучы әни» фотографияләр конкурсы:
Лотфуллина Лира Марат кызы, Казан шәһәре Идел буе районының 6 нчы гимназиясенең 5 һәм 6 нчы сыйныфта белем алучы Лотфуллин Амальнең һәм Лотфуллина Диләрәнең әнисе;
«Әни укый» видеороликлар конкурсы:
Зәйнуллина Камилә Раиф кызы, Казан шәһәре Мәскәү районының М.С. Устинова исемендәге № 102 гимназиясенең 3-нче сыйныф укучысы Зәйнуллина Динараның әнисе;
«Әни белән бергә укыйбыз» видеороликлар конкурсы:
Кузьмина Татьяна Михайловна, Казан шәһәре Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Кузьмин Александрның әнисе;
«Әни язган иң яхшы әсәр»:
Батталова Гөлүсә Рәшит кызы, Әтнә муниципаль районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Батталов Аязның әнисе.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!