Казанда ата-анасыз балаларга багышланган күчмә фотокүргәзмә бара

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Казанда 3 сентябрьдә “Мин үз кеше” ("Я свой”) дип исемләнгән Беренче шәһәр күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Әлеге проект ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларны алмаш гаиләләргә урнаштыру максатыннан оештырылган.

Җәмәгать проекты - Казанның ятим балаларны гаиләгә урнаштырырга ярдәм итү үзәге, “Полет Шмеля!” оештыру төркеме, Казанның тәрбиягә бала алган гаиләләренең “Без бергә” җәмәгать оешмасы, Казан фотографлары ярдәме һәм катнашында оештырылган.

Күргәзмәнең максаты – ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга үз гаиләсен табарга һәм киләчәктә җәмгыять тормышында уңышка ирешергә ярдәм итү.

Экспозициядә ятим балаларның 100 гә якын фотосурәте, шулай ук алар хакында кыскача мәгълүмат һәм тәрбия оешмалары белән элемтәгә керү өчен белешмә урнаштырылган.
Фотографлар үз эшләрендә портрет иясенең шәхси сыйфатларын ачу, алар карашында мәхәббәт һәм назга сусауны чагылдыру өчен булган осталыкларын эшкә җиккән.

Күргәзмәне ачу тантанасында яшь талант ияләре катнашкан. Шулай ук бу көнне төрле күңел ачу чаралары да булып узган.

“Мин үз кеше” ("Я свой”) фотокүргәзмәсе 25 октябрьгә кадәр «ЮЖНЫЙ!» сәүдә-күңел ачу үзәгендә, ә аннан соң башка сәүдә үзәкләрендә куелачак, диелә министрлык хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International