Татарстан башкаласында 16 сентябрьдә 13.00 сәгатьтә “Казан” гаилә үзәге янында, Россиянең 40 эре шәһәре белән берлектә, Россия студентларының XVI парады уза.
10 меңнән артык Казан югары һәм урта махсус уку йортлары студенты бу көнне "Беренче курс студенты анты"н бирәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җиткерде.
Искәртеп үтик, Казанда 2015 елдан башлап һәр елны сентябрь башында “Белем көне” бәйрәме үткәрелеп килде. Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы чара форматын үзгәртте, шул ук вакытта шәһәр Студентлар парадына кушылачак.
Бәйрәм чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче курс студентларын котлаячак. Моннан тыш, яшьләргә бүләк тә әзерләнгән – Казансу елгасы ярында "Энергия Рока” "тере тавыш" Бөтенроссия студентлар фестивале финалы узачак, аның хедлайнеры булып "Чичерина” төркеме торачак.