2017 нче елның 19-22 сентябрендә Казан шәһәренең 4нче гимназия-интернаты һәм 139нчы гимназиясе базаларында «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системасы: туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» программасы буенча семинар-практикум үткәрелде.
Семинар кысаларында ресурслар белән тәэмин итү буенча муниципаль мәгариф бүлекләре методистлары, мәктәп китапханәчеләре өчен “Электрон дәреслекләрне уку-укыту процессында куллану”, “Китапханәченең автоматлаштырылган эш урыны” темаларына чыгышлар ясалды, “Руслан” автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмати системасы презентацияләнде.
Чараның практик өлешендә семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының җыелма китапханә каталогыннан файдалану мөмкинлекләре белән таныштылар, мәктәп китапханәләренең нәтиҗәле эшчәнлеге турында фикер алыштылар.