Балалар рәсемнәре һәм фотосурәтләр бәйгесе старт алды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Экология һәм РФ территориясе табигатен аеруча саклау елында "Туган як табигате" рәсем һәм "Россиядә экологик урыннар" фотосурәтләр бәйгесе үткәрелә.

Эшләр 1 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Сканер аша чыгарылган рәсем, фотоларны JPG форматында (300 dpi) http://www.эко2017.рф сайтына кертелә.

Бәйгедә катнашучы эшләр күргәзмәсе һәм җиңүчеләрне бүләкләү 15 декабрьдә Федерация Советында узачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 495 198 78 38, электрон почта: eco-2017@inbox.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International