Лабочевский ис.лицей “Эшлеклелек мәктәбе” (TES Awards) 2017 халыкара бүләге лауреаты булды

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

КФУның Лабочевский ис. лицее эшмәкәрлелек өлкәсендә белем бирү программасында актив катнаша. Әлеге уку йортын “Достижения молодых” Россия оешмасы номинацияләгән. 2014 елдан Лицей Junior achievement халыкара программаларының эшмәкәрлелек өлкәсендә проектларына кертелгән. “Достижения молодых” милли оешмасы тарафыннан номинацияләнгән мәктәпләр яшләрне эшмәкәрлелеккә өйрәткән уңышлары өчен Европаның 15 илендә “Эшлеклелек мәктәбе” (TES) 2017 бүләге лауреаты булдылар. Җиңүчеләр арасында Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Германия, Дания, Италия, Латвия, Литва, Португалия, Россия, Румыния, Словакия, Швейцария, Финляндия һәм Эстония мәктәпләре вәкилләре. Лабочевский ис.лицей “Эшлеклелек мәктәбе” (TES Awards) 2017 халыкара бүләге лауреаты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International