"Заречье" балаларга өстәмә белем бирү үзәге ачылган көнне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының балалар һәм яшьләр тәрбиясе өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры Игорь Михеев яңа бинаны карады. Үзәк тулысынча Окольная урамы, 23 адресы буенча эшли башлады. Әлеге адрес буенча лицензия 22 ноябрьдә алынган иде.
Үзәкнең вакытлыча ябылу сәбәпле, дәресләр Киров районының 16 белем бирү учрежденияләрендә һәм Мәскәү районының 5 белем бирү оешмасында узды. Алты юнәлеш буенча 31 берләшмә мәктәп базасыннан төп бинага күчеп, эшен дәвам итә.
Әлеге учреждение 100 дән артык өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча берничә юнәлешне гамәлгә ашыра. Аерым алганда, физкультура-спорт, табигый-фәнни, техник, сәнгать, социаль-педагогик юнәлешләр.