Альберт Сарбалаев: “Татарстан Республикасы “Игелек хаты” акциясен үткәрү буенча иң актив регион”

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

“Без бер-беребезгә кирәк” АКО “Россия укучылар хәрәкәте” белән берлектә 22-29 декабрьдә “Игелек хаты” Бөтенроссия акциясен үткәрде. Әлеге акция балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм картлар йортында яшәүче кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан барлыкка килгән.

Акция кысаларында балалар 800дән артык открытка ясаган. Әлмәт, Алабуга, Минзәлә балалар йортларында тәрбияләнүче укучылар картлар йортларына барып концерт программасын да күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International