Бөтенроссия турниры Минзәләдә 11-13 гыйнварда узды. Ярышларда район данын Минзәлә мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернатының 6 “Б” сыйныф укучысы Денис Грачев яклады. Мәктәп баласы районның бокс буенча спорт секциясенә йөри. Сайлап алу турны узгач, үз авырлык категориясендә лаеклы икенче урынны яулады.