14-16 гыйнварда рус әдабияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында 33 районнан 114 укучы катнашты.
Җиңүчеләр булып Түбән Кама 25-нче мәктәп 9 сыйныф укучысы Дарья Хрущева, Казан шәһәре 39-нчы мәктәп 10 сыйныф укучысы Антон Емекеев, Казан шәһәре 131-нче лицей 11 сыйныф укучысы Анна Изгарова танылды.
Республика олимпиадасының йомгаклау этабында 7 районнан 15 укучы катнашты.
Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.