Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең “Балалар спорты” федераль проекты региональ иҗтимагый советы утырышы узды. Совет членнары – танылган спортчылары, тренерлар, сәясәтчеләр, журналистлар Татарстанда әлеге проектның беренче нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Утырыш “Бердәм Россия” фракциясе члены, Дәүләт думасы депутаты, проектның региональ координаторы Ольга Павлова һәм иҗтимагый совет рәисе, “Тере шәһәр” фондын гамәлгә куючы Диана Сафарова рәислегендә узды.
Проектның кайбер юнәлешләре буенча доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясады.