РФ спорт министрлыгы, “Россия футбол союзы” Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасы, “Мегафон” гаммәви акционерлык җәмгыяте, “Балалар өчен футбол” балалар йортларына ярдәм итүче хәйрия фонды, РФ мәгариф һәм фән министрлыгы катнашында “Киләчәк синнән тора!” дип исемләнгән балалар йортлары һәм мәктәп-интернатлар командалары арасында Бөтенроссия футбол буенча ярышлар үткәрәләр.
Татарстан Республикасында ярышларның беренче этабы 1 февральдә Казан шәһәре, Горький шоссесы урамы, 160 йорт адресы буенча урнашкан “Олимпиец” спорт комплексында узачак.