Казанда футбол буенча Бөтенроссия ярышлары узачак

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

РФ спорт министрлыгы, “Россия футбол союзы” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, “Мәгафон” җәмгыяте, “Футбол – балаларга” балалар йортларына ярдәм итүче хәйрия фонды РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмлеге белән “Киләчәк синнән тора!” балалар һортлары, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләр командалары арасында футбол буенча Бөтенроссия ярышларын уздыралар.

Ярышларның республика этабы 2018 елның 1 февралендә Казан шәһәре, Горький шоссесы урамы, 160 йорт адресы буенча урнашкан “Олимпиец” спорткомплексында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International