Н.А.Галлямов исемендәге мәктәптә 2017 елга нәтиҗәләр ясалды

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Эшләнгән эшләр турында доклад белән мәктәп директоры Дмитрий Кладов чыгыш ясады. Ул мәктәп коллективы уңышлары һәм үсеш нокталары турында сөйләде.

“Барлык педагоглар да график буенча квалификация күтәрү курсларын уза. 2017 елны 16 укытучы әзерлек курсларын узды”, - диде Дмитрий Кладов.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима үз чиратында шулай ук коллетифның яхшы эш нәтиҗәләре турында билеләп китте. “Рецидив проценты әз булу коллективның дөрес юнәлештә эшләвен аңлата. Җайга салынган эш ярдәмендә уку, эш, тәрбия бирү юнәлешләрендә югары нәтиҗәләргә ирешеп була”, - диде Лариса Сулима.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International