Россия студентлар көнен “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә билгеләп узачаклар

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

23-25 гыйнварда Казан федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм культура ара коммуникацияләр институтында “XXI гасырда әдәбият белеме һәм эстетика” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге конференция ел саен ТР мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә уздырыла. Оештыру комитетын ТР мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Андрей Поминов һәм КФУ чит ил әдабияты кафедрасы мөдире Ольга Несмелова җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International