“Регина” кунакханә комплексында рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм республика олимпиадасының йомгаклау этаплары узды.
Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында 23 районнан 96 укучы катнашты, ә республика олимпиадасының йомгаклау этабында 10 районнан 31 укучы.
Укучыларны олимпиадага яхшы әзерләгәннәре өчен 40 укытучы ТР мәгариф һәм фән министрлыгы граматалары белән бүләкләнде.