Бүген – бөтен студентларның иң яраткан бәйрәме. Татарстан Республикасы студентларын әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм.
Студент еллары тормышыгызда иң яхшы һәм гомергә истә кала торган еллар булсын. Сезгә кызыклы лекцияләр, файдалы семинарлар, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, форумнар, бәйге һәм фестивальләрдә актив катнашуыгызны теләп калам. Алган белемнәрегез, талантыгыз, актив гражданлык позициясендә торуыгыз Татарстан бәхете хакына хезмәт итәчәгенә ышанам. Республикабызның киләчәге ышанычлы кулларда икәнлегенә, сез алган белемнәрнең аның чәчәк атуына ярдәм итәчәгенә өметләнәсе килә. Иҗат итегез, хыялланыгыз һәм куйган максатларыгызга ирешегез!