Видеконференцияне ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима уздырды. Л.Сулима әлеге семинарның максаты – балигъ булмаган балаларның хокук бозу, асоциаль төркемнәргә аларны җәлеб итү очракларын булдырмас өчен каралган чаралар турында барлык мәгълүматны белем бирү оешмалары җитәкчеләренә җиткерү турында әйтте. Төп докларның берсе белән ТР балалар хокукы буенча тулы вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина чыгыш ясады. Ул балаларга интернет йогынтысы турында сөйләде.