Булачак укытучылар өчен Арчада "Кышкы мәктәп" эшләде

2018 елның 27 гыйнвары, шимбә

26- 28 гыйнварда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булачак укытучылар өчен "Кышкы мәктәп" уздырылды. Бу проект Татарстан Республикасы территориясендә вузларда педагогика юнәлешләре буенча укучы студентларга ярдәм буларак оештырылды. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Казан (Идел буе) Федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, КФУның Алабуга институтының беренче курста белем алучы 113 студенты "Кышкы мәктәп" эшендә катнашты. Программада тренинглар, мастер-класслар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, педагогика темасына фильмнар карау һәм алар буенча фикер алышу һ.б. каралган иде.

Студентларга стипендия белән ярдәм итү проектын чынга ашыру 2016 елда Татарстан Президенты Р.Миңнеханов ярдәме белән башланды. Ул республика авыл районнарында һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан вузларда математика, физика, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укучыларына кытлыкны бетерү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International