Бүген Татарстан Республикасы фәннәр академиясендә балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт сәясәте турында сүз барды. Төп доклад белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, республикада балаларны гаиләләргә урнаштыру буенча эшләр актив алып барыла. “2017 елны ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 282 балала яңа гаиләләргә тәрбиягә алынган”, - ди Л.Сулима.
РФ балаларының хәлен яхшырту буенча дәүләт социаль сәясәтенең төп максатларының берсе – аларга гаилә тәрбиясен бирү шартларын тудыру. 2017 елны 147 бала үз гаиләләренә кайтарылды. Бу опека һәм попечительлек органнарының зур эш башкарганнардигән сүз.